news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгородка Украина пилотсыз очкычлары һөҗүме вакытында һәлак булучылар саны бишкә җиткән

Белгородка Украина Кораллы көчләренең пилотсыз очкычлары һөҗүме вакытында һәлак булучылар саны бишкә җитте, дип хәбәр итә Белгород өлкәсе оператив штабы.

Элегрәк Белгородка Украина Кораллы көчләренең пилотсыз очкычлары һөҗүме вакытында 25 кешенең, шул исәптән ике баланың төрле тән җәрәхәтләре алуы, 3 кешенең һәлак булуы турында хәбәр ителгән иде. Моннан тыш, дүрт күп фатирлы йорт, административ бина, социаль һәм коммерция объектлары зыян күргән, пилотсыз очкычлар шартлау нәтиҗәсендә ике автомобильгә һәм шәхси йортка ут капкан.

«Янгын чыккан күп фатирлы йортның конструкцияләрен аралаган вакытта ир-атның мәете табылды. Авыр хәлдәге тагын бер ир-ат хастаханәдә үлде. Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», - дип хәбәр иттеләр оператив штабта.

news_right_1
news_right_2
news_bot