news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кол Шәрифтә мөнәҗәтләр яңгыраячак

Чара “Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с.) төрки сәнгать һәм әдәбиятында” күргәзмәсе кысаларында уза

 (Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 22 нче октябрь көндезге 4 тә, “Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с.) төрки сәнгать һәм әдәбиятында” күргәзмәсе кысаларында Казанның Ислам мәдәнияте музеенда “Мөнәҗәтләр кичәсе” узачак.

Мөнәҗәт – татар мәдәниятендә аерым урын алып торган дини җырлар. Әлеге жанр хакында кичәдә сәнгать белеме кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, исламда музыка турындагы язмалар авторы Гүзәл Сәйфуллина сөйләячәк.

Шулай ук, бу көнне Кол Шәриф мәчетендә ТР халык артисты Миңгол Галиев башкаруында халык һәм авторлар иҗат иткән мөнәҗәтләр һәм Гөлчәчәк Сәлимҗанова җитәкчелегендәге “Милли мәрҗәннәр” ансамбле чыгышы яңгыраячак, дип хәбәр итә “Казан Кремле” музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.

Керү − ирекле.

news_right_1
news_right_2
news_bot