news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кол Шәрифтә дини лекцияләр башлана

Лекцияләрне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге хезмәткәре, мәчетнең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов сөйләячәк

(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”).Агымдагы атнадан башлап Кол Шәриф мәчетендә һәр пәнҗешәмбе көнне ислам турында лекцияләр башлана, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.

Лекцияләрне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге хезмәткәре, мәчетнең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов сөйләячәк. Беренче вәгазь “Аллаһы Тәгаләгә хакыйкый мәхәббәт” дип атала. Вәгазь тыңларга теләгән һәркем килә ала. Пәнҗешәмбе көнне сәгать 18.00дә мәчеткә рәхим итегез.
 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot