Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кол Шәриф җәмигъ мәчетендә тәүлек буе Коръән укый башлауга — ике атна
Аны Интернет аша карап-тыңлап була
(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Кол Шәриф мәчетендә тәүлек буе Коръән укый башлауга ике атна булды.
3 гыйнвар − Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көне. Шул көнне, таң ату белән, Татарстанның Кол Шәриф мәчетендә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте үзенчәлекле чарасы – тәүлек буе Коръән уку башланып китте. Изге китапны 30 га якын хафиз бер-берсен 2 сәгать саен алмаштырып укый. Алар намаз вакытында гына туктап тора, чөнки биш вакыт намаз уку − һәр мөселманның вазыйфасы.
Яңа проектка Россиядә ТР мөфтие Камил Сәмигуллин старт биргән иде: ул Коръәнне шәхсән беренче булып укыды. Республика мөселманнары лидеры билгеләп узганча, бу чара Татарстан белән Россия өчен яңалык булса да, дөньяда киң таралган. Мисал өчен, Истанбулда изге китапны өзлексез дүрт гасыр дәвамында укыйлар. Казанда проект дөнья беткәнче дәвам итәчәк, дип белдерде Камил хәзрәт.
Корьән укуны ТР мөселманнары Диния нәзарәте интернет-сайтында (http://dumrt.ru) онлайн-трансляция буенча карап тыңларга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз