Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кол Шәриф һәм Татарстан әләме төсләре Хоккей йолдызлары атналыгы символикасына кергән
Татарстан 2018 елның 14 апрелендә өченче Хоккей йолдызлары атналыгы башкаласы итеп игълан ителде.
(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ", Артур Шипилов). Континенталь хоккей лигасы Хоккей йолдызлары атналыгының уен формасы эскизларын тәкъдим итте. Аларның стиле гадәти символика һәм Татарстанның истәлекле урыннары нигезендә эшләнгән. КХЛ, МХЛ һәм ЖХЛ иң яхшы уенчылары катнашында сезонның төп хоккей тамашасы 2019 елның гыйнварында Казанда узачак.
Символларның берсе - алсу лалә чәчәге. Ул командаларның уен формасы номерларында кулланылачак. Шулай ук тегелешләрдә Кол Шәриф мәчете дә сурәтләнәчәк. Йолдызлар матчы дивизионы командалары формасы дүрт төстә булачак: Татарстан байрагы төсләре - яшел, ак һәм кызыл, шулай ук кара төс.
Татарстан 2018 елның 14 апрелендә Хоккей йолдызлары атналыгы башкаласы дип игълан ителгән иде. Бу көнне Континенталь хоккей лигасы һәм республика арасында килешүгә кул куелды. Бәйрәм берьюлы өч шәһәрдә – Казан, Түбән Кама һәм Әлмәттә узачак. Атналык 12 гыйнварда Түбән Камада башланачак. 13 гыйнварда МХЛ һәм ЖХЛ Йолдызлар матчы Кубогы булачак. КХЛның иң яхшы уенчылары Казанга җыелачак. 19 һәм 20 гыйнварда Татарстан башкаласында Мастер-шоу һәм КХЛ Йолдызлар матчы булачак. Параллель рәвештә Әлмәттә җанатарлар өчен бәйрәм чаралары узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз