news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кол Шәриф мәчетендә заманча каллиграфия күргәзмәсе ачыла

Күргәзмәдә Казан, Уфа, Екатеринбург рәссамнары хезмәтләре урын алачак.

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”) 27 декабрьдә Казанның Кол Шәриф мәчетендәге Татар шамаиле галереясендә “Гарәп графикасы: яңа формаларны эзләү” дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Казан Кремле музей-тыюлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, күргәзмәдә Төркиядә белем алучы Гөлназ Исмәгыйлова, Екатеринбургтан Айрат Хисмәтуллин, Казанның 2 нче лицеенда белем алучы Айзат Мингазов һәм Уфадан Җәмил Әхмәтгалиев кебек танылып килүче рәссамнарның иҗади эзләнүләреннән торган хезмәтләре урын алачак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100