Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кол Шәриф мәчетендә узган Кадер кичәсенә меңнән артык мөселман җыелды
Кадер кичәсендә “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе Кол Шәриф мәчетеннән турыдан-туры трансляция алып барды
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Алия Сабирова). Кичә төнлә белән Татарстанның төп мәчетенә меңнән артык мөселман җыелды. Аларның барысы да Рамазан аеның 27 нче көне - Кадер кичәсенә багышлап үткәрелгән чарага килде. Кол Шәриф мәчетендә алма төшәрлек тә урын юк иде, дип хәбәр итте “Татар-информ” агентлыгына Татарстанның үзәк төбәге казые, Кол Шәриф мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Зиннуров.
Кадер кичәсендә “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе Кол Шәриф мәчетеннән турыдан-туры трансляция алып барды. Шуның белән бергә, "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе сигналын "Әл-Җәзирә" телеканалы да турыдан-туры трансляцияләде, шуның нәтиҗәсендә Казандагы вакыйганы 20 мөселман илендә күрү бәхетенә ирештеләр, дип хәбә иттеләр “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясеннән.
Искәртеп узабыз, Рамазан – күңелләр нечкәрә торган ай, сабырлык ае. Аның турында Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. шәгъбан аеның ахыргы көннәрендә менә шушы сүзләрне әйтте: “Безгә, мөхтәрәм мөселман кардәшләрем, Рамазан ае үзенең күләгәсен салды. Ул айда бер кичә бар. Бу – Кадер киче, ул мең кичәдән артык. Кем дә кем шул кичәдә Аллаһы Тәгаләгә зикерләр әйтеп, төн уртасында торып нәфел намазларын укып, сәхәр вакытында Аллаһыдан дога кылып сораса, ул бәндәнең догалары кабул кылыныр. Чөнки шушы төндә рәхмәт фәрештәләре таң беленгәнчегә кадәр бәндәләрнең догаларын кабул кылып, Аллаһыга ирештереп торалар”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз