news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Кол Шәриф мәчетендә, республикада беренче тапкыр буларак, тәүлек әйләнәсе Коръән укылачак

Аны заман яшьләре теле белән “флешмоб” дип тә атыйлар

 (Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”). Киләсе елның 2 гыйнварында Кол Шәриф мәчетендә үзенчәлекле дини флешмоб уздырылачак: 24 сәгать буена республиканың Казан Кремлендәге төп мәчетендә, беренче тапкыр буларак, бертуктаусыз Коръән укылачак.

Акцияне уздырыр өчен мәчетнең беренче катында махсус урын әзерләнә. Чараның шаһиты булырга теләүчеләр өчен онлайн-трансляция каралган. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге вакыйга Аллаһы Тәгалә тарафыннан бәрәкәт иңдерүгә сәбәп булыр дип көтелә.

Чарада Татарстанның мөселман дин әһелләре, Россия төбәкләре мөфтиләре һәм күп санда чакырылган кунаклар катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100