news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кол Шәриф мәчетендә - “Мин Пәйгамбәребезне яратам” акциясе

Җомга намазыннан соң, мәчеткә килүчеләргә Мөхәммәд Пәйгамбәрне (с.г.в.) олылау һәм ярату сүзләре язылган махсус күкрәк билгеләре һәм флагчылар таратыл

 (Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген Казан кремлендәге Кол Шәриф мәчетендә Татарстан мөселманнарын берләштереп, Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.г.в.) карата хөрмәт һәм ярату хисен күрсәтү, Франциядәге “Charlie Hebdo” сатирик журналындагы Пәйгамбәрне сурәтләгән карикатураларга ризасызлык белдерү максатыннан, “Мин Пәйгамбәребезне яратам” акциясе уздырылды. Җомга намазыннан соң, мөселман активистлары мәчеткә килүчеләргә Пәйгамбәрне олылау һәм ярату сүзләре язылган махсус күкрәк билгеләре һәм флагчыклар тараттылар.

“Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бу акцияне Аллаһы Тәгаләгә ышанучы кардәшләребез соравы буенча үткәрә. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) безгә, мөселманнарга, бик кадерле. Мәүлид тәмамлану уңаеннан һәм карикатуралар белән бәйле соңгы вакыйгаларны исәпкә алып, бу чараны зурлап оештырырга булдык”, – дип сөйләде ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров. Аның сүзләренә караганда, акция Ислам дине нигезендә яткан төп рухи кыйммәтләрне, традицияләрне искә төшерергә ярдәм итәчәк.

“Мөселманнар явызлыкка һәрвакыт изгелек белән җавап бирә. Мөхәммәд Пәйгамберебез (с.г.в.) дә тормыш юлында очраган явызлык кылучыларга яхшылык белән кайтарган. Аның үрнәгендә без дә начарлык кылучыларга каршы чыгып түгел, ә рухи үгет-нәсыйхәт, иманыбызны ныгыту рәвешендә җавап кайтарабыз”, – диде Рөстәм хәзрәт Батров үзенең чыгышында.

Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов сүзләренчә, нәкъ менә мондый акция уздыру турындагы фикер көтмәгәндә туган. Моңа кадәр күкрәк тамгасындагы сурәт социаль челтәрләрдә шактый киң таралган. Шуңа да әлеге символны файдаланып, значоклар эшләп таратырга булганнар. Акция, нигездә, мәчеткә йөрүчеләр өчен оештырылган.

Илфар хәзрәт, мондый чаралар киләчәктә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормыш юлын өйрәнүгә бер этәргеч булсын иде, дигән теләген җиткерде.

7 гыйнварда, Франциядә «Charlie Hebdo» журналы редакциясенә һөҗүм нәтиҗәсендә, 12 кешенең гомере өзелде. Редакциягә кораллы һөҗүмгә 1 сәгать кала, әлеге сатирик журнал үзенең “Twitter”дагы аккаунтында “Ислам дәүләте” террорчылык оешмасы лидерына карикатура урнаштырган булган. Бер атнадан соң 7 млн. тираж белән дөнья күргән журналның яңа саны тышлыгында Мөхәммәд Пәйгамбәрне (с.г.в.) сурәтләгән тагын бер карикатура басылды.

“Әйе, сүз иреге сатира жанрына урын куя. Әмма сатираның төп мәгънәсе – каршы якка билгеле бер йогынты ясау. Әлеге жанр билгеле бер иҗтимагый әһәмияткә ия булырга тиеш. Дөрес, кешеләр мөселманнарны да, мөселман сәясәтчеләрен, дин эшлеклеләрен дә тәнкыйтьләү хокукына ия. Ләкин биредә сүз күптән безнең янда булмаган һәм мөселманнар өчен иң югары кыйммәткә ия кеше – Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) турында. Бу уңайдан бернинди сүз иреге турында әйтеп булмый. Бу максатчан рәвештә дини хисләрдән мыскыллап көлүгә юнәлтелгән провакация иде”, – диде Рөстәм хәзрәт Батров Париждагы вагыйгаларны шәрехләп.

“Мин Пәйгамбәребезне яратам” дигән язулы күкрәк билгеләрен моннан бер атна элек дини уку йортларында, мөхтәсибәтләрдә өләшә башладык. Бүген исә Казанның барлык мәчетләрендә мондый күкрәк тамгалары таратылды”, – дип сөйләде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова.
Кол Шәрифтә башланып киткән акция Татарстанның башка мәчетләрендә дә дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot