news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кол Шәриф мәчетендә Корбан гаете намазы иртәнге унынчы яртыда башлана

Татарстанның төп мәчетендәге бәйрәм чараларын Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый алып бара

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”). 27 ноябрьдә бөтен мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Бу көнне Татарстанның барылк мәчетләрендә иртән вәгазьләр һәм намазлар укылачак. Шулай ук бу көнне корбан чалыначак.
Быел да Кол Шәриф мәчетендә бәйрәм вәгазе башка мәчетләргә караганда бер сәгатькә соңрак башлана. Татарстанның төп мәчетендәге бәйрәм чараларын Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый алып бара.
Кол Шәрифтән турыдан-туры трансляцияне “Татарстан – яңа гасыр” телерадиокомпаниясе күрсәтәчәк. Трансляция - иртәнге сәгать тугыз туларга унбиш минутта (8.45), бәйрәм вәгазе - иртәнге сәгать тугыз туларга ун минутта (8.50), Корбан гаете намазы иртәнге унынчы яртыда (9.30) башлана. Бу хакта мөфтиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100