news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Кол Шәриф мәчетендә Корбан гаете чаралары мөфти Госман Искахый җитәкчелегендә үтте
Госман хәзрәт Исхакый, мөселманнарга РФ Президенты Д.Медведев, РФ Премьер-министры В.Путин һәм ТР Президенты М.Шәймиевнең котлауларын җиткерде
Скопировать ссылку
(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген бөтен мөселман дөньясы Корбан гаетен билгеләп үтә. Бу – мөселман дөньясындагы иң олы бәйрәм. Татарстан Президенты Указы нигезендә Корбан бәйрәме көнне республика халкы ял итә. Бүген Татарстанның барлык мәчетләрендә иртән вәгазьләр һәм намазлар укылды.
Быел да Кол Шәриф мәчетендә бәйрәм чаралары башка мәчетләргә караганда бер сәгатькә соңрак башланды. Татарстанның төп мәчетендәге бәйрәм вәгазе, Гает намазы һәм хөтбә Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый җитәкчелегендә үтте.
Кол Шәрифтән турыдан-туры трансляцияне “Татарстан – яңа гасыр” телерадиокомпаниясе күрсәтте. Госман хәзрәт Исхакый, мөселманнарны Корбан гаете белән котлап, аларга РФ Президенты Дмитрий Медведев, РФ Премьер-министры Владимир Путин һәм ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең котлауларын җиткерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot