news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кол Шәриф мәчетен дөньяга таныту өчен актив эш башлана

Рафаэль Вәлиев әлеге эшчәнлекне, беренче чиратта, Кол Шәриф мәчетен таныту өчен китаплар чыгаруда күрә.

Кол Шәриф мәчетен дөньяга таныту өчен актив эш башлана
Владимир Васильев/Рамиль Гали

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Һәйкәлләр һәм истәлекле урыннар буенча халыкара совет (ИКОМОС) белән берлектә Кол Шәриф мәчетен дөньяга таныту өчен актив эш башланачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры Рафаэль Вәлиев әйтте.

ИКОМОС оешмасы әгъзасы булган Рафаэль Вәлиев әлеге эшчәнлекне беренче чиратта Кол Шәриф мәчетен таныту өчен китаплар чыгаруда күрә.

“Бөтендөнья мирасы объекты булган Казан Кремле эчендә берни дә төзергә ярамый иде. Ә без аны төзедек. ЮНЕСКО күзлегеннән караганда – бу нонсенс. Әмма мәдәниятара арадашлык ягыннан бу яхшы идея иде. Ул ислам белән православиенең дуслыгын күрсәтеп тора. Кол Шәриф – аның символы”, - диде ул.

Рафаэль Вәлиев Кол Шәриф мәчетенең Казан Кремленең бөтенлеген бозмавын, татар мәдәниятенең әһәмиятен һәм аның башка мәдәниятләр белән арадашлыгын ассызыклавын әйтте. “Казан Кремле ЮНЕСКОга кертелгәндә Кол Шәриф төзелеп бетмәгән, тимер-бетон каркаслардан тора иде. Әмма 21 ил ризалык белдереп тавыш бирде”, - дип искә төшерде ул 2000нче елларны.

Рафаэль Вәлиев фикеренчә, Кол Шәриф мәчете тарихына багышланган китаплар башта фәнни-популяр әдәбият буларак, соңрак әдәби китап буларак та чыгарга тиеш.  

  • Кичә ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының йомгаклау утырышында ИКОМОСның Россия төбәкара оешмасы президенты Александр Кудрявцев чыгышында үзенең Кол Шәриф мәчетендә булуы һәм алга таба бу объектка игътибар итәчәкләре турында әйтте. Александр Кудрявцев Кол Шәриф мәчетен “милли символ” дип атады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100