news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кол Шәриф мәчете мәдәниятләр һәм конфессияләр арасындагы тигезлекне чагылдыра - мөфти

Камил Сәмигуллин бу хакта Дагыстан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев белән очрашуда әйтте.

(Казан, 15 декабрь, "Татар-информ"). Кичә, 14 декабрь көнне, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Кол Шәриф” мәчетендә Дагыстан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильевны каршы алды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Васильев Татарстанга рәсми визит белән килгән иде. Мөфти хәзрәт кунакларга дини өлкәдәге вәзгыять һәм Татарстандагы ислам үсеше хакында, мәчетнең тарихы һәм архитектурасының үзенчәлекләре турында сөйләде.

"Кол Шәриф" тагын бик мөһим бер сәяси роль дә уйный: ул Казан Кремлендә мәдәниятләр һәм конфессияләр арасында тигезлекне ассызыклый!" - диде Камил хәзрәт. 

news_right_1
news_right_2
news_bot