news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кол Шәриф мәчете иң еш фотога төшерелә торган урыннар исемлегенә кергән

Рейтингның беренче урынын Париждагы Эйфель манарасы, икенче һәм өченче урыннарын Римдагы Колизей һәм Треви Фонтаны алган.

Кол Шәриф мәчете иң еш фотога төшерелә торган урыннар исемлегенә кергән
Владимир Васильев

(Казан, 18 июль, “Татар-информ”). Казанның Кол Шәриф мәчете дөньяда иң еш фотога төшерелә торган истәлекле урыннар исемлегенә кергән. Бу хакта “Облако Mail.ru” сервисы исемлегенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

“Россиядә иң күбе Мәскәүдәге Кызыл мәйданны һәм Василий Блаженный Соборын, Санкт-Петербургтагы сарай мәйданын һәм Петергоф бакчаларын, шулай ук Казандагы Кол Шәриф мәчетен фотога төшерәләр”, - диелә хәбәрдә.

Гомуми рейтингның беренче урынын Париждагы Эйфель манарасы, икенче һәм өченче урыннарын Римдагы Колизей һәм Треви фонтаны алган.

Дүртенче урынны Барселонадагы Святое Семейство Храмы, бишенче урынны Париж Изге Ана Соборы алган.

  • Россиянең җиде процент халкы чит ил туристларына ил белән танышуны Казаннан башларга киңәш итә. Чөнки бу үзенчәлекле, төрле халыкларның мәдәниятен берләштерә торган шәһәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100