news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Когогин Татарстан Президентыннан КАМАЗ хезмәткәрләре өчен вакцина бүлеп бирүне сорады

Хезмәткәрләргә вакцинация ясау ирекле булачак, ләкин бүлекчәләрдә аның кирәклеге турында аңлату эшләре алып барачаклар.

Когогин Татарстан Президентыннан КАМАЗ хезмәткәрләре өчен вакцина бүлеп бирүне сорады
Михаил Захаров

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка автогигант хезмәткәрләренә коронавирустан вакцина бүлеп бирү үтенече белән мөрәҗәгать итте. 

«Сергей Анатольевич Когогин Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка вакцина бүлеп бирүне сорап мөрәҗәгать итте һәм без Татарстан Президенты кушуы буенча вакцинация эшен башладык», — диде Камаз матбугат хезмәте җитәкчесе Олег Афанасьев.

Аның сүзләренчә, медицина пунктларын махсус суыту җиһазлары белән җиһазлауга һәм КАМАЗга препарат кайтуга, хезмәткәрләрне вакцинацияләү башланачак.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты республикада прививкалар ясау пунктларының санын арттырырга һәм сәнәгать предприятиеләрендә вакцинация буенча эшне активлаштырырга кушты.  

news_right_1
news_right_2
news_bot