Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Когогин быел Россиядә йөк машиналары базары күләме 50 мең берәмлеккә кадәр артыр дип көтә
КАМАЗ генераль директоры Сергей Когогин фикеренчә, 2026 елда Россиядә авыр йөк машиналары базары 45-50 мең берәмлеккә җитәчәк. Ул Мәскәүдә Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге съезды кулуарларында шул хакта хәбәр итте, дип яза ТАСС агентлыгы.
«Без базарны 45 меңгә, күп дигәндә 50 меңгә бәялибез», - диде Когогин.
«Автостат» аналитик агентлыгы мәгълүматлары буенча, 2025 елда Россиядә 46,9 мең яңа авыр йөк автомобиле сатылган, бу 2024 елгы күрсәткечтән 54 процентка кимрәк (102 мең).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз