Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Когогин Мишустинга «КАМАЗ»ның импортны алыштыру бурычын ничек хәл итүе хакында сөйлләде
«КАМАЗ» ГАҖ директоры Сергей Когогин РФ Премьер-министры Михаил Мишустин белән очрашуда Татарстан автогигантының ике ел эчендә импортны алыштыру бурычын ничек хәл итә алуы хакында сөйләде. Бу хакта РФ Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сезнең күрсәтмә белән без, автоҗитештерүчеләр, үзара берләштек һәм безгә нинди программа продуктлары кирәклеген ачыклап, бердәм таләпләр булдырдык. Алга таба Хөкүмәт ярдәме белән грантлар аша продуктларны алыштыру белән шөгыльләнергә керештек», - диде «КАМАЗ» ГАҖ директоры.
Когогин шулай ук яңа продуктлар әзерләүне тизәйтү өчен җитештерү процессына ясалма интеллект кертүнең файдасын билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз