news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Когогин: КАМАЗ 2027 елда туристик автобуслар җитештерә башларга планлаштыра

Когогин: КАМАЗ 2027 елда туристик автобуслар җитештерә башларга планлаштыра
Фото: КАМАЗ матбугат хезмәте

КАМАЗ 2027 елда туристик автобуслар җитештерә башларга планлаштыра. Бу хакта предприятиенең генераль директоры Сергей Когогин Казанда уздырылган COMTRANS коммерция автомобильләре халыкара күргәзмәсе кысаларында ТАСС агентлыгына хәбәр иткән.

«2027 елда серияле җитештерүгә старт бирү планнары үз көчендә кала. Әлегә сынаулар үткәрелә. Сынау нәтиҗәләре буенча караячакбыз», – дип билгеләп үтте «КАМАЗ» җитәкчесе.

«КАМАЗ-52229» – Россиядәге беренче зур класслы туристик автобус. 47/55 кешегә исәпләнгән үрнәк беренче тапкыр 2025 елда Санкт-Петербург халыкара газ форумында күрсәтелгән иде.

Кысылган табигый газда эшләүче автобус 235 кВт куәтле «КАМАЗ» газ двигателе һәм роботлаштырылган тапшырулар тартмасы белән җиһазландырылган. Йөреш запасы якынча 500 километр тәшкил итә (өстәмә баллоннар урнаштырган очракта – 650 километр). Шулай ук автобуста суыткыч һәм бәдрәф бар.

Быел әлеге автобусларның тәҗрибә-сәнәгать партиясе җыелган. Серияле җитештерүне башлап җибәрү 2027 елга планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot