Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Когогин һәм Собянин «Москвич»та тулы цикл технологиясе буенча җитештерүгә старт бирде
Дүшәмбе, 13 майда, «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин «Москвич» автозаводында тулы цикл технологиясе буенча автомобильләр җитештерүгә старт биргән. Бу хакта Татарстан предприятиесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Когогин барлык планнар график буенча үтәлә дип ышандырган.
«Әлбәттә, бүген илгә китерелүче машина еш кына безнең климат шартларына туры килеп бетми. Бу машинада без барлык мондый проблемаларны көчәйтелгән коррозиягә каршы каплау, автомобильнең түбән температура шартларында эшләүгә сәләтлелеге белән хәл итәбез», – дигән ул. Когогин шулай ук билгеләнгән локализация программасын тулы күләмдә башкарганнан соң үз металл һәм штамплауга күчәчәкләренә ышанычын белдергән.
Собянин, үз чиратында, «Москвич»ның үсеш алуын дәвам итүе турында әйткән. Хәзерге вакытта заманча роботлаштырылган эретеп ябыштыру линиясе монтажланган.
«Шулай итеп без тулы технологик җыю циклына күчәбез. Көнбатыш инвесторлары туктаткан заводлар арасында илдә беренчеләрдән булып, мөгаен. Эретеп ябыштырудан тыш кузовны буяу һәм шулай ук, мөгаен, Россиядә беренче тапкыр безнең климат шартларын исәпкә алып кузовны көчәйтелгән коррозиягә каршы каплау булачак. Ә алга таба, әлбәттә, локализацияне тирәнәйтәчәкбез, һәм иң мөһиме – үз автомобилебезне җитештерәчәкбез», – дигән Мәскәү мэры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз