news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда пенсионерларга эшсезлек буенча пособие нинди очракта түләнә

Татарстанда пенсионерларга эшсезлек буенча пособие нинди очракта түләнә
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Эшләүче пенсионер, башка хезмәткәр кебек үк, эшен югалтырга мөмкин. Әмма ул эшсез сыйфатында теркәлә һәм тиешле түләүгә өметләнә аламы. Бу хакта тулырак – «Татар-информ» агентлыгы материалында.

Картлык буенча яисә тиешле еллар эшләгән өчен пенсия билгеләнгән гражданнар рәсми рәвештә эшсез статусын ала алмый. Шул ук вакытта, алар үзләренә яраклы вакансияләр сайлап алу һәм яңа эш урыны табу өчен мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Әмма гомуми очракта мондый пенсионерлар эшсезлек буенча пособиегә өметләнә алмый.

Штатны яки хезмәткәрләр санын кыскарту яисә оешманы ябу сәбәпле эштән азат ителгән очракта аерым кагыйдәләр гамәлдә. Әгәр пенсионер эштән азат ителгән көннән алып 14 көннән дә соңга калмыйча мәшгульлек үзәгендә теркәлсә, аңа соңгы эш урыны буенча уртача хезмәт хакы күләмендә түләү билгеләргә мөмкиннәр.

Ул пенсионерга өч ай дәвамында түләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot