news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка челтәрләре үрәләр

Актаныш районында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка челтәрләре үрәләр
Фото: Ләйсән Газизова тәкъдим итте

Татарстанның Актаныш районы Иске Сәфәр мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка челтәрләре үрү эшен яңадан башлап җибәрделәр. Авыл халкы, Ватан сакчыларының үтенечен канәгатьләндереп, 7х10 метрлы челтәр әзерләде инде. Якын көннәрдә икенчесен үрә башларга ниятлиләр.

Маскировка челтәрләре үрү биредә күркәм гадәткә һәм авыл халкы өчен мөһим эшкә әверелде. Көзге бакча эшләре тәмамлану белән, халык армиягә ярдәм итү өчен кабат клубка җыела.

Кичләрен бирегә яшьләр һәм өлкән сыйныф укучылары килә. «Без бергә булганда бер кыенлык та куркыныч түгел, - ди алар. - Иң мөһиме, без илебезне саклаучыларга ярдәм итә алабыз».

Иртән исә пенсионерлар эшкә керешә. Уртак эшкә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә кушылды. Экскурсия вакытында нәниләр процессны кызыксынып күзәтте һәм үзләре дә челтәр үреп карады.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Татарстан Рәисе Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү буенча бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз. Халык та, компанияләр дә гуманитар ярдәм җыю буенча актив эшли: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.

Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot