news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Когалым шәһәрендәге III Төбәкара Сабан туенда Татарстан вәкилләре дә катнашты

Сабан туе батыры булып Илдар Садыйков танылды.

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). Узган шимбәдә Когалым шәһәрендә III Төбәкара Сабан туе үткәрелде, дип яза Сургут татарлары милли-мәдәни автономиясе. 
 
Бәйрәм Когалым шәһәрендә эшләп килүче "Нур" татар-башкорт иҗтимагый оешмасы шәһәр хакимияте белән берлектә оештырды. 
 
Сабан туе белән котларга Когалым шәһәре хакимияте җитәкчеләре, башка күп төр структура җитәкчеләре, Казаннан "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе яңалыклар чыгарылышын даими алып баручысы, журналист Гөлназ Гиниятова, "Болгар" радиосы алып баручысы Гөлназ Фәйзрахманова, Башкорстан Республикасы артистлары Фәдис Ганиев, Лилия Биктимирова, Гөлназ Асаева һ.башка бик күп кунаклар килгән иде. 
 
Бәйрәм тантанасы Татарстан Президенты Р.Н.Миннеханов котлавы белән башланып китте. Әлеге котлауны халыкка Гөлназ Гиниятова җиткерде: 
 
"Хөрмәтле милләттәшләр! ХМАО-Югра төбәгендә яшәүче татарлар тормышы белән даими танышып торсак та, әлеге Казаннан 2500 чакрым Когалым каласына беренче тапкыр аяк басуыбыз. Без, Сезгә карап сокланабыз, мондагы халыкның бердәмлеге, ана теле - татар теле һәм халкыбызның гореф - гадәтләрен саклап калуда башкарган олугъ хезмәтләрегез чиксез зур рәхмәт әйтәбез. Киләчәктә дә без сезгә зур уңышлар телибез". 
 
Когалым Сабан туе  батыры булып Илдар Садыйков танылды. Аңа традицион рәвештә тәкә бүләк иттеләр. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100