Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бер атнадан Татарстанда коену сезоны башлана
Татарстанда су коену сезоны 1 июньдә башлана. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстанның кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.
«Һава торышы әлегә безне сөендерми. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 30 майга кадәр һава торышының уртача температурасы нормадан 5 градуска түбәнрәк буласын кисәтә, бу якын көннәргә фараз. Ә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының июнь аена фаразлары уртача айлык температураның гадәти булачагын күрсәтә. Шулай да безгә җәй әйләнеп кайтыр дип уйлыйм», – дип билгеләп үтте ул.
Республикада коену сезоны әле ачылмаса да, инде су кергәндә һәлак булуның бер очрагы бар, дип искәртте Венедиктов. Республиканың Буа районында 1 май көнне Зөяне йөзеп чыгарга җыенган ир-ат батып үлгән. Аның мәетен 19 майда гына тапканнар.
«Хәзер суның уртача температурасы 9-10 градус тәшкил итә. Гомумән алганда, мондый температура коену өчен кулай саналмый. Су температурасы 19 градустан да ким булмаска тиеш, ә һава температурасының 20-25 градустан да түбән булмавы шарт», – дип өстәде ул.
Венедиктов сүзләренчә, гражданнар шушы шартларның икесе дә үтәлүен игътибарга алырга тиеш. Еш кына һава температурасы кискен күтәрелә, 25 градустан артып китә, ә су җылынырга җитешми кала. Мондый вакытта су коенырга барсаң, туңудан үләргә мөмкин. Шуңа күрә берничә атна көтәргә кирәк, дип кисәтә Венедиктов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз