news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коену сезоны тәмам: сулыклардагы фаҗигаләр, көймәдә йөзүчеләр өчен яңалыклар

Быел җәен сулыкларда күпме гомерләр өзелде? Елга-күлләргә көймә, катерларда чыгучылар нинди кагыйдәләрне белергә тиеш? Коену сезоны нәтиҗәләре турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең кешеләрнең сулыкларда иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова сөйләде.

Коену сезоны тәмам: сулыклардагы фаҗигаләр, көймәдә йөзүчеләр өчен яңалыклар
Фото: © «Татар-информ»

61 кеше, шул исәптән 5 бала суда батып үлгән

Быел республика сулыкларында 76 һәлакәт булган. 37 кеше, шул исәптән, 4 бала коткарылган. 61 кеше, шул исәптән 4 бала суда батып үлгән.

Фото: © «Татар-информ»

Регина Гаязова сүзләренчә, суда батып үлү очракларының күбесе су коенырга яраксыз урыннарда суга керү белән бәйле. Суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү аркасында 29 кеше, шул исәптән дүрт баланың гомере өзелгән. Алар су коену өчен җиһазланмаган урыннарда су керергә уйлаганнар, бу бәхетсезлеккә китергән. Исерек халәттә яки кисәк хәл начараеп суга килеп төшү аркасында 18 кеше һәлак булган.

Сулыкларда үлем очраклары 26 муниципаль районда теркәлгән. Су коену сезонында Саба, Спас, Бөгелмә, Кама Тамагы, Буа, Мамадыш, Чистай, Тукай, Алексеевск, Зәй, Кукмара районнарында, узган ел белән чагыштырганда, суга батып үлү очраклары арткан.

Быел Татарстанда, алты яңа комлыкны исәпкә алып, исемлектә 65 комлык булган. Татарстан халкы өчен 57 комлык эшләгәнлеге билгеле. Әлмәт, Буа, Алабуга, Кама Тамагы, Спас районнарында, Чаллыда яңа комлыклар ачылган.

«Республиканың 45 муниципаль районында барлык 57 комлык һәм ял өчен җиһазланмаган 115 урын катнаш патруль группалар маршрутына кертелгән иде», – диде Регина Гаязова. Тыелган урыннарда коенучыларга штраф сукканнар.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Кечкенә суднолар белән бәйле һәлакәтләрнең күпчелеге сезон аралыгында була

Әйтергә кирәк, көзен көймә, катерлар белән бәйле һәлакәтләр күбрәк теркәлә. Бу кешеләрнең балык тотарга сулыкларга чыгуы белән дә, һава шартлары тотрыксыз булып, табигать шартлары бозылу белән дә бәйле. Яңгырлар ешрак яуганлыктан, җил күтәрелеп, дулкыннарны чайкалдыра.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Регина Гаязова кечкенә суднолар өчен навигация чоры 25 апрельдән 1 ноябрьгә кадәр дәвам итүен искәртте. «Көймә, катерларда һәлакәтләр ел саен булып тора. Әйтик, узган елда кечкенә суднолар белән бәйле һәлакәтләрнең күпчелеге сезон аралыгында була», – дип сөйләде.

Ел башыннан республикада көймәләрдә 10 һәлакәт булган, сигез кешенең гомере өзелгән, җиде кеше коткарылган. Күпчелек очракта көймәләрдә сәяхәт итүчеләрнең коткару жилетлары булмаган. Бер очракта ир-ат, балык тотканда, көймәдән суга чумган булган, тик кире чыга алмаган.

Регина Гаязова әйтүенчә, патруль вакытларында, көймә, катер хуҗаларын тикшерү барышында, быел барлыгы 877 хокук бозу очрагы ачыкланган.

Матбугат очрашуы тәмамланырга өлгермәде, бүген инде Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсеннән ерак түгел урында, Иделдә, катер капланганы турында хәбәр килеп иреште. Өч кеше исән калган, дүрт кеше һәлак булган.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

2025 елның 1 сентябреннән үз көченә кергән закон нинди яңалыклар китерде?

Матбугат очрашуында көймә тотучыларга кагылышлы яңалыклар да игълан ителде. 2025 елның 1 сентябреннән дәүләт тарафыннан теркәлмәгән көймә, катерларның хуҗаларында, сулыкларга чыкканда, үзләре белән шәхесе турында таныклыгы булырга тиеш. Бу РФ паспорты, чит ил паспорты, хәрби билет булырга мөмкин.

Фото: © «Татар-информ»

«Яңа закон буенча, көймә хуҗаларында кечкенә судноларны йөртә алуы турында таныклык булуы шарт. Әгәр кечкенә суднолар белән идарәгә хокукы турында таныклыгы булмаса яки көймә йөртү хокукы булмаган башка кешегә тапшырса, штраф нибары 100 сум, тик суднога арест салына һәм махсус стоянкага җибәрелә. Әгәр судно теркәлгән булмаса, йөртүченең шәхесен күрсәтүче таныклыгы булырга тиеш», – дип аңлатты Регина Гаязова.

Шулай ук, 1 сентябрьдән үз көченә кергән закон буенча, кечкенә судноларның барысы да – коммерция максатларында булганы да, булмаганы да – дәүләт инспекциясендә теркәлергә тиеш. Элек коммерция максатларында кулланырга ниятләнгән көймә, катерларны гына теркәү мәҗбүри иде.

«Закон нигезендә, кечкенә судноларны коммерция һәм коммерциягә каралмаган дип бүлү кирәкми. Коммерция максатларындагы судноларның хуҗалары аз сыйдырышлы суднолар реестрында көймәләрен теркәп бетерергә тиеш», – диде.

  • Теркәлүгә каралмаган судноларга авырлыгы 200 килограммга кадәр булган көймәләр, двигатель егәрлеге 8 киловаттан кимрәк булган спорт парусниклары керә.

Фото: © «Татар-информ»

Регина Гаязова 1 ноябрьгә кадәр суда навигация әле дәвам итүен әйтте. Суга чыгар алдыннан һава торышын карарга, йөзү урынын өйрәнергә, күзәтергә, көймәнең коткару чаралары белән тәэмин ителгәнлеген тикшерергә киңәш итте. Шулай ук, пассажирлар күпме булса, коткару жилетлары да шулкадәр булырга тиешлеген искәртте. Регина Гаязова федераль закондагы үзгәрешләр белән җентекләп танышырга өндәде.

Ул балаларга да сулыклар янында ялгызы йөрергә ярамау турында гел кабатлап торырга өндәде. «Дәресләр беткәч, өйләренә кайтканда да, сулыклар кырыенда үзләре генә йөрмәсеннәр. Суга берәр нәрсәләре төшеп китсә, шуны алырга дип суга төшәргә мөмкиннәр», – диде Регина Гаязова. Ул, шулай ук, балаларны йөзәргә өйрәтергә киңәш итте. «Бу тормышта кирәкле күнекмә», – дип ассызыклады.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

news_right_1
news_right_2
news_bot