news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районы Көек авылында Татарстанда иң зур балалар бакчасы төзелә

Питрәч районы Көек авылында Татарстанда иң зур балалар бакчасы төзелә
Фото: © Валерий Мирошников/«Питрәч-информ»

Питрәч районы Көек авылында Татарстанда иң зур балалар бакчасы төзелә. Объект агымдагы ел ахырына кадәр тапшырылырга тиеш. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Район башлыгы Рәис Сөләйманов һәм Татарстан Баш инвестицион-төзелеш идарәсе директоры Илнар Хафизов Көек авылында балалар бакчасы төзелешенең барышын тикшерделәр. 340 урынлык яңа объект төзелеше мәйданчыгында эш кайный: ташчылар икенче катның стеналарын торгыза, кирпеч бушаталар, инженерлык челтәрләрен монтажлыйлар. Әмма тышкы тәртиптә киеренкелек сизелә – сроклар кыска, ә объект агымдагы ел ахырына кадәр тапшырылырга тиеш.

Объектта техника җитәрлек: ике кран эшли, аларның берсе башня краны – бөтен территориягә хезмәт күрсәтә, ярдәмче 25 тонналы автокран төзелеш материалларын бушата. Материаллар – кирпеч, бетон, измә, арматура даими рәвештә килә.

Подряд оешмасының генераль директоры Харис Нуретдинов билгеләп үткәнчә, срокка сыешыр өчен тизрәк эшләргә кирәк. Проблема, бөтен тармактагы кебек үк – эшче куллар җитми.

«Бу этапта монолит эшләр алып барыла һәм тышкы инженерлык челтәрләре салына, А блогының икенче катын төзеп бетерәбез, В блогында инженерлык системалары – вентиляция, канализация, су белән тәэмин итү эшләре алып барыла», – дип аңлатты участок башлыгы Булат Гафиятуллин.

Төзелә торган балалар бакчасы – «Гаилә» илкүләм проектының «Гаиләгә ярдәм» федераль программасының бер өлеше. Бу 5724 квадрат метр мәйданлы ике катлы бина булачак – республикада иң зур мәктәпкәчә учреждение. Балалар бакчасын Казан компанияләре төзи.

Көек – Казанның зур темплар белән үсә торган бистәсе. Бер елда халык саны биш мең кешегә арта, әмма инфраструктура өлгерми. Юлдагы бөкеләр һәм социаль объектларның җитмәве – халык өчен борчулы тема. Көектә балалар бакчасына урыннарга ихтыяҗ бик зур. Монда район буенча мәктәпкәчә учреждениеләргә чират иң зуры. Подрядчылар планны үтәсәләр, ел ахырына 340 бала яңа бакчага йөри алачак.

Әлегә төзүчеләр көчәйтелгән режимда эшли, ә Баш инвестиционтөзелеш идарәсе һәм район җитәкчелеге объектны аерым контрольдә тота.

news_right_1
news_right_2
news_bot