news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кодинск шәһәрендә мәчет төзелеше өчен акча җыю игълан ителде

Красноярск крае мөселманнарының Бердәм Диния нәзарәте Кодинск шәһәрендә мәчет төзелешен тәмамлау өчен акча җыю турында игълан итте. Мәчет проекты 150 кешегә исәпләнгән, әмма төзелеш инициаторлары белдергәнчә, мәчет берьюлы 250 намаз укучыны сыйдыра алачак. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге вакытта тәрәзәләр һәм ишекләр, тышлау өчен кирпеч сатып алырга кирәк. Аннары мәчетнең түбәсе, эчке бизәлеше, коймалары һәм территориясен төзекләндерү эшләрен башкарасы була.

Хәзерге вакытта Кодинск мөселманнары арендага алынган бинада җыела, ә округта 500 километрга бер генә мәчет тә юк. Бу мәчеткә якындагы башка торак пунктлардан да килерләр дип планлаштырыла.

Кодинск мөселман оешмасы җитәкчесе, имам Рамазан Дадаев белдергәнчә, шәһәрдә мәчет мөселманнарның никахлашу йолаларын, җеназа намазларын башкару өчен дә кирәк.

«Яшь буынны ислам дине нигезләренә өйрәтәсе килә, чөнки округта мәчет тә, ислам уку йорты да юк. Без башка шәһәр мөселманнарыннан артта калдык, мәчетне мөмкин кадәр тизрәк төзеп бетерәсе килә, ә моның өчен тагын бик күп нәрсә кирәк. Без үз көчебез белән мәчет диварларын төзедек, хәзер түбә ябу, җылыту һәм эчке эшләр калды», - диде имам.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100