news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көчле яңгыр сәбәпле, Татарстанда шторм кисәтүе игълан иттеләр

Бүген Татарстанда көчле яңгыр сәбәпле, шторм кисәтүе игълан иттеләр.

Һава шартлары начараю сәбәпле, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе торак пункттан читкә барудан тыелырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә.

Җил көчәйгән вакытта пыяласыз балконнардан һәм ишегалларыннан беркетелмәгән әйберләрне алып куярга, тәрәзәләрне ябарга кирәк.

Йорт кәрнизләреннән, реклама такталарыннан ераграк торырга, машиналарны түбәләр һәм агачлар янында калдырмаска киңәш ителә.

Көчле җил вакытында җәрәхәтләрдән саклану өчен бинада ышыкланырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot