news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көчле салкыннарга карамастан, Яшел Үзәндә район башлыгы бүләгенә чаңгы ярышы булды

Яшел Үзәндә район башлыгы призына ел саен үткәрелә торган «Йолдызлы» чаңгы ярышы узды. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

Стартта катнашучылар һәм кунаклар арасында Татарстан спорт министры урынбасары Илдар Садриев, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, Яшел Үзән чаңгы ярышлары федерациясе рәисе Дмитрий Грузков һәм «Маяк» спорт комплексы директоры Евгений Белов бар иде.

«Без «Йолдызлы» чаңгы ярышын унынчы ел рәттән уздырабыз, ул безнең өчен традициягә әверелде. Яшел Үзән һәрвакыт югары нәтиҗәләр күрсәтүче спорт шәһәре булды һәм шулай булып кала да. Бүген безнең арада танылган якташларыбыз - Анастасия Доценко һәм Андрей Ларьков, без алар белән горурланабыз һәм алар үрнәгендә яшьләрне тәрбиялибез. Барлык спортчыларга да уңышлар телим» - дип ярышта катнашучыларны муниципалитет башлыгы Михаил Афанасьев сәламләде.

Салкын булуга карамастан, чаңгы трассасында бөтен республикадан йөздән артык спортчы - чаңгы спортын яратучылар һәм чын профессионаллар очрашты. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100