news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Көчле лидер кирәк»: Татарстанда Владимир Путинны хуплап имза җыю дәвам итә

Татарстанда Яңа елдан соң Россия Президенты вазифасына Владимир Путин кандидатурасын хуплап имза җыю дәвам итте. 23 декабрьдән ул Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзәннең зур сәүдә үзәкләрендә оештырыла.

Татарстан башкаласында Владимир Путинның Республика штабы волонтерлары бүген KazanMall сәүдә үзәгендә имза җыя. ТР Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Анисимов гамәлдәге РФ Президентын хупларга улы белән килгән иде.

«Бүген Россия шактый зур сынаулар белән очрашты, аларны бары тик көчле лидер гына җиңә ала. Путин, һичшиксез, илебезне югары дәрәҗәгә күтәрәчәк. Минемчә, аңа Россияне үстерү буенча сайланган юлны дәвам итәргә, халыкара аренада да, ил эчендә дә дәүләтебезне алга таба ныгытырга кирәк», - диде парламентарий.

Анисимов Путинның шул исәптән торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру инициативасы белән чыгуын, моның әлеге системаны үстерүгә зур этәргеч бирүен искәртте. Моннан тыш, аның сүзләренчә, шәһәр мохите үсеш кичерә, парклар һәм скверлар төзекләндерелә.

Депутатның улы Родион «бүгенге катлаулы чорда Россиягә илне берләштерергә сәләтле лидер кирәклеген, Путинның нәкъ шундый җитәкче булуын» әйтте. «Мин Россия Президенты вазифасына башка кандидатлар күрмим», - дип белдерде ул.

Татарстанда «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» активисты Яков Рагинов та санкцияләр һәм Көнбатыш илләренең сәяси басымы шартларында Путинны хуплауның мөһимлеген искәртте.

«Мин соңгы елларда илебезнең ничек үзгәргәнен күрәм. Үземнән ике-өч тапкыр өлкәнрәк туганнарым белән аралаштым, алар Путинга кадәрге тормыш хакында сөйләде. Аның Россияне шулай үзгәртә алуы үзенә күрә бөеклек булуын аңлыйм. Шуңа күрә аны хупларга килдем дә», - дип искәртте ул.

Рагинов Путин вакытында Россиянең иҗтимагый, социаль, ватанпәрвәрлек сәясәте актив үсеш кичерүен әйтте. «Ул яшьләр сәясәтен үстерүдә гаять зур адым ясады һәм тулаем алганда яшьләр өчен күп нәрсә эшләде», - диде активист.

«Защитник» сугыш хәрәкәтләре ветераннары төбәк оешмасы җитәкчесе Эдуард Нигъмәтуллин «гражданлык бурычын үтәү» өчен Путинны хуплап имза куярга килүен әйтте. «Безнең оешма сугыш хәрәкәтләре ветераннарына ярдәм итә, без гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнәбез. Бүгенге вазгыятьтә мин бирегә килеп, үз бурычымны үтәмичә – Путинны хупламыйча булдыра алмадым», - дип билгеләп үтте ул.

Балигъ булган һәркем Владимир Путинны хуплап имза калдыра ала, үзең белән паспорт алып килергә кирәк. Волонтерлар имза кую кәгазьләрен дөрес итеп рәсмиләштерергә булыша. Әлеге процедура нибары биш минут вакытны ала. Имзалар РФ Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырылачак.

Ил халкы Россия Президентын быел сайлаячак. Тавыш бирү өч көн (15-17 март) дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100