Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Көчле кар явуы аркасында Казан метрополитенында өстәмә поездлар билгеләнә
Бүген Казан метрополитенында кичке сәгатьләрдә өстәмә состав йөриячәк. Әлеге карар «Буран» планы кертелүгә һәм пассажирлар агымы артуга бәйле рәвештә кабул ителде, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе.
Әлеге чара электр поезды хәрәкәте интервалын 5 минутка кадәр кыскартырга, шулай ук зур пассажирлар агымын йөртүне җайга салырга ярдәм итәчәк һәм платформалардагы халыкны тиз арада таратып бетерү мөмкинлеге бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез, көчле кар яву сәбәпле, Казанда «Буран» планы игълан ителде. Ул рәсми рәвештә 18:00 сәгатьтән гамәлгә керә.
Юлларда кар чистарту техникасы саны сизелерлек артачак – башкала урамнарында тәүлегенә мең берәмлектән артык махсус техника эшләячәк. Эш процессында төп басым кар себерүгә, юл өслеген бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртүгә һәм карны тиз арада кар эретү станцияләренә илтеп тапшыруга ясалачак.
Шәһәр халкыннан бу көннәрдә шәхси автотранспорттан баш тартуы сорала. Болай эшләү махсус техникага урамнарны тиз арада кардан чистартырга мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз