news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көчле җил һәм буран сәбәпле, Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Көчле җил һәм буран сәбәпле, Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

19 гыйнварда төнлә һәм иртән Татарстанда кабат һава шартлары начарлану көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнге сәгать 1дән кичке сәгать 9га кадәр республикада җил көчәя, урыны белән аның тизлеге секундына 25 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Буран вакытында күз күременең 500 метр һәм аннан да азракка начарлануы фаразлана.

Урыны белән кар күп яварга мөмкин, җепшек кар, көчле бозлавык һәм кар көртләре көтелә.

Искәртик, шторм кисәтүе 16-17 гыйнварда игълан ителгән иде, ул вакытта төбәктә көчле буран булды һәм кар күп яуды. Бүген Казан федераль университеты метеорологы сөйләгәнчә, алдагы көннәрдә Татарстанда якынча айлык норма күләмендә кар явачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100