news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көчле буран сәбәпле, М12 трассасында кар көртләре барлыкка килгән

Түләүле М12 трассасында буран сәбәпле барлыкка килгән кар көртләрен видеога төшергәннәр.

Социаль челтәрләрдә хәбәр итүләренчә, коткаручылар барлык машина йөртүчеләргә ярдәм күрсәтә, урынга шулай ук күчмә җылыну пункты җибәргәннәр.

Искәртеп узабыз, трассада хәрәкәт барлык транспорт өчен дә чикләнгән. Ул һава шартлары яхшырганчыга кадәр гамәлдә булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot