news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көч структураларының транспорт чаралары түләүле трассалардан бушлай йөри алачак

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кайбер көч һәм дәүләт структураларының транспорт чараларына илнең түләүле автомобиль юлларында бушлай йөрү хокукы бирә торган законны имзалады. Документ хокукый актлар порталында урнаштырылган.

Кабул ителгән закон нигезендә, Россия Кораллы көчләре, Федераль иминлек хезмәте, Росгвардия, шулай ук эчке эшләр органнары, Тикшерү комитеты, дәүләт саклавы, Президентның махсус программалары Баш идарәсе, прокуратура органнары һәм дәүләт фельдъегерлык хезмәтенә караган автомобильләр юлда йөргәндә түләүдән азат ителә.

Бушлай йөрү хокукы тулысынча түләүле автомагистральләрдә дә, аларның аерым участокларында да гамәлдә булачак. Закон дәүләт иминлеге, хокук тәртибен саклау һәм ведомстволарның оператив эшчәнлегенә бәйле бурычларны үтәүдә җәлеп ителгән транспортның тоткарлыксыз хәрәкәтен тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot