news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Антон Кобяков: 2030 елга БРИКСның Дөнья сәүдәсендәге өлеше 25 процентка артачак

Антон Кобяков: 2030 елга БРИКСның Дөнья сәүдәсендәге өлеше 25 процентка артачак
Фото: © Кирилл Зыков, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Берләшмәнең яңа әгъзалары һәм аларның партнерларын исәпкә алып, 2030 елга Дөнья сәүдәсендә БРИКС дәүләтләренең өлеше 16 проценттан 25 процентка кадәр артачак. Бу хакта Россия Президенты киңәшчесе, 2024 елда БРИКСта Россия Федерациясе рәислеген әзерләү һәм тәэмин итү буенча оештыру комитетының җаваплы секретаре Антон Кобяков хәбәр итте.

«Бүген БРИКС дөнья икътисадының стабилизаторы ролен үти. Икътисади конвергенциянең төп юнәлешләреннән берсе булып, яңа әгъзалар һәм партнерларны җәлеп итеп, тыюлы тарифларсыз сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерү тора. Бу – киләсе 2030 елга дөнья сәүдәсендә БРИКС өлешен 16 проценттан 25 процетка кадәр арттырачак», – дип белдерде Антон Кобяков.

  • БРИКС илләре саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия 2024 елның 1 гыйнварыннан БРИКСта рәислекне үз өстенә алды. Ел берләшмәгә яңа әгъзалар кушылудан башланды – Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, аңа хәзер Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100