Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Хәзинә» галереясе Бакый Урманченың картиналарыннан торган күргәзмәне яңарта
«Хәзинә» милли сәнгать галереясе ТАССР һәм РСФСРның халык рәссамы Бакый Урманченың туган көне уңаеннан аның әсәрләреннән торган даими эшләүче экспозициясен яңарта. Искәртеп үтәбез, рәссам 1897 елның 23 февралендә туган. Күргәзмә 25 февральдә эшли башлый.
Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музее фондларында сакланучы картиналарны галерея залларында хәзер Мәрҗани фонды (Мәскәү) коллекциясендәге Урманче әсәрләре, шулай ук Казан Музей комплексы (элеккеге «Казан» милли-мәдәни үзәге – Т-и иск.) җыелмаларындагы әсәрләр тулыландырачак. Моннан тыш, Урманче гаиләсе архивындагы документлар һәм фотосурәтләр дә тәкъдим ителәчәк.
Фотоны Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музее тәкъдим итте
Шул ук вакытта яңартылган экспозициядә, Татарстан һәм Урта Азиянең декоратив-гамәли сәнгать әйберләрен дә кертеп, Бакый Урманче һәм аның замандашлары иҗат иткән портретларга басым ясалачак. «Бакый Урманче. Төсләр белән чигелгән истәлекләр» проекты 150дән артык экспонат үз эченә ала.
Моннан тыш, күргәзмәдә Габдулла Тукайга (быел бөек татар шагыйренең тууына 140 ел тула) багышланган цифрлы графика җыелмасы урын алган интерактив өстәл дә булачак.
Күргәзмә 24 февральдә 16:00 сәгатьтә ачыла, керү ирекле.
Фотоны Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музее тәкъдим итте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз