Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан гербы көне уңаеннан активистлар Казанда 10 мең флаг һәм тасма таратты
Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне алдыннан «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең Казан җирле бүлекчәсе активистлары партия ярдәме белән Бауман урамында бәйрәм акциясе уздырды. Бу хакта «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе»нең төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара барышында яшь гвардиячеләр шәһәр халкын, кунакларны бәйрәм белән котлады һәм Татарстан гербы сурәтләнгән 5 мең флаг, шулай ук республика триколоры сурәтләнгән 5 мең тасма өләште. Моннан тыш, теләге булган һәркем «Мин Татарстанны яратам» тематик фотозонасында фотога төште.
Фото: «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе»нең төбәк бүлеге матбугат хезмәте
«Бердәм Россия Яшь Гвардиясе»нең Казан җирле бүлекчәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Риф Хөснетдинов билгеләп үткәнчә, шәһәр халкы һәм туристлар бүләкләрне бик теләп кабул иткән.
Аның сүзләренчә, мондый акцияләр ихлас эмоцияләр уята, республика халкы һәм кунакларның Татарстанның дәүләт символикасына хөрмәт белән каравын күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз