news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Китап поезды» Балтыйк буеннан Кара диңгезгә кадәрге маршрутын төгәлләде

ТАСС агентлыгында узган матбугат конференциясендә Владимир Дальнең 225 еллык юбилеена багышланган III Бөтенроссия «Китап поезды» проектына йомгак ясадылар. Сентябрь аенда поезд Гатчинадан кузгалып китте һәм Мәскәү, Түбән Новгород, Казан, Ульяновск, Волгоград аша Сочига кадәр үтеп, бөтен илдән китап сөючеләрне берләштерде.

«Россиянең китап маяклары» фестиваль хәрәкәте президенты Денис Котов сүзләренчә, һәр шәһәрдә 30 дан артык чара узган.

«Шуның өстенә, Россия катнашучыларыннан тыш, безгә Казахстан һәм Төркиядәге коллегаларыбыз да кушылды, алар үз чараларын үткәрде», – дип билгеләп үтте ул.

Проектка барлыгы 54 төбәк кушылган, 500гә якын чара оештырылган, аларда офлайн рәвештә 25 мең кеше катнашкан, ә онлайн-трансляцияләр 2 миллионнан артык карау җыйган.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева оештыручыларга сәфәрләре өчен рәхмәт белдерде. «Бу чыннан да илебез, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре өчен бик кызыклы, мөһим һәм әһәмиятле проект», – дип белдерде ул.

Киләчәктә проект яңа дәрәҗәгә чыгачак: оештыручылар Россиянең барлык төбәкләре өчен мультимедиалы китап вагоннары булдырырга ниятли, бу һәр субъектка үз авторларын тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot