news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КНИТУ-КАИ Техник көллияте Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл үткәрде

Студентлар гаилә архивларындагы хатлар һәм фотоларны барлап, бабаларының тормыш юлы турында сөйләде.

КНИТУ-КАИ Техник көллияте Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл үткәрде

КНИТУ-КАИ Техник көллияте укучылары КазГИК студентлары катнашында «Тугандаш союз белән Җиңүне якынайттык» дип исемләнгән түгәрәк өстәл уздырды. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм «Техник көллияттә» белем алучыларның сугышта катнашкан карт бабалары истәлегенә багышланган.

Студентлар гаилә архивларындагы хатлар һәм фотоларны барлап, бабаларының тормыш юлы турында сөйләде. Түгәрәк-өстәлдә татар, кореялы, чуваш, мари һәм дагыстанлылар катнашты.

Фотоны КНИТУ-КАИ «Техник көллияте» тәкъдим итте

Оештыручылар, «Техник көллияттә» укый торган 27 милләт вәкиленең бердәмлеген ассызыклый. «Бу чара – төрле халыкларның уртак тарихи ядкарьләрен саклап калу юлында зур адым», – диде оештыру комитеты әгъзасы Эльвира Мулюкова.

Фотоны КНИТУ-КАИ «Техник көллияте» тәкъдим итте

Программаның сәнгать өлешендә студентлар шигырь һәм җыр белән чыгыш ясадылар. Ислам Низамов белән Ильяс Бабуков «Уфтанма» җырын, Татарстанның атказанган артисткасы Альбина Кустяева «Матушка Земля» җырын башкарды. Шулай ук КНИТУ-КАИ доценты Наталья Топал һәм музей-мемориал хезмәткәре Анастасия Былинкина чакырылган иде.

Фотоны КНИТУ-КАИ «Техник көллияте» тәкъдим итте

Чара КНИТУ–КАИ «Техник көллияте» директоры Сибгатова Кадрия җитәкчелегендә узды. Аның фикеренчә, мондый проектлар студентлар арасында патриотизм хисе тәрбияли, гаилә ядкарьләренә кызыксыну уята, һәм иң мөһиме экстремизмны, динара һәм милләтара дошманлыкны кисәтә.

Фотоны КНИТУ-КАИ «Техник көллияте» тәкъдим итте

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100