Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
КНИТУ-КАИ профессоры Мөхәммәтшиннан судноларның берсенә әтисенең исемен бирүне сорады
ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
Республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, техник фәннәр докторы, КНИТУ-КАИ профессоры Владимир Костин Мөхәммәтшиннан эчке су транспорты судноларының берсенә әтисенең исемен биреп, аның истәлеген мәңгеләштерүдә ярдәм итүен сораган.
Профессорның әтисе Алексей Костин бөтен гомерен елга эшенә багышлаган. 1951 елда Горький су транспорты инженерлары институтын тәмамлап, Алексей Михайлович Горький елга портында участок башлыгы, баш диспетчер булып эшли, аннары пассажирлар ташу хезмәте җитәкчесе урынбасары, Идел буе берләштерелгән елга пароходы йөреше идарәсенең портлар хезмәте җитәкчесе була. 20 елдан артык ул Казан Елга портын җитәкли, 17 ел Идел берләштерелгән елга пароходы йөреше идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшли. Алексей Михайлович Бөек Ватан сугышында катнашкан, 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнгән.
Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итүчене игътибар белән тыңлады, мәсьәләне өйрәнергә вәгъдә итте, профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга тиешле мөрәҗәгатьне юллады.
Татарстанның атказанган укытучысы, пенсионер Сәидә Әхмәрова да Фәрит Мөхәммәтшинга шундый ук сорау белән мөрәҗәгать итте. Хезмәт ветераны елга пароходы йөреше идарәсе судноларының берсенә ире, атказанган хезмәткәр Рәшит Әхмәров исемен бирүне сорады. Рәшит Хәмзә улы Әхмәров «Татфлот» суднолар йөрү компаниясен җитәкләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз