news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КНИТУ-КАИ 85 еллыгын бәйрәм итә

Бәйрәм чарасында катнашучылар легендар Ту-144 очкычын күрә алачак.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). 11 майда Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты үзенең 85 еллыгын билгеләп үтәчәк, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте.

Бу көнне студентлар һәм шушы уку йортын тәмамлаучылар көче белән әзерләнгән бәйрәм концерты оештырылачак. Концерт программасы авиация һәм университет тарихының барлыкка килүе һәм үсешен тасвирлаячак, КАИлылар буыны арасындагы элемтәне күрсәтәчәк.

Шулай ук бәйрәм чарасында катнашучылар яңа урында - югары уку йортының икенче һәм сигезенче уку биналары арасындагы мәйданда урнаштырылган легендар Ту-144 очкычын күрә алачак.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot