news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Клубны йә ишегез, йә яңадан торгызыгыз – Питрәчнең Әлбәдән авылы халкы клуб сорый (видео)

Әлбәдән авылы халкының инициатив төркеме авыл клубын торгызуда ярдәм сорап төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итә.

(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). Татарстанның Питрәч районындагы Әлбәдән авылы халкы клубны торгызу өчен инициатив төркем оештырып, төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итә башлаган. Инициатив төркемнең җитәкчесе, Әлбәдән авылында туып-үскән Григорий Мураткин "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында: “Мин үзем өчен түгел, ә киләчәк буыннар өчен тырышам”, – дип белдерде.

Брест крепостен саклауда күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы герое исеменә лаек булган Петр Гавриловның туган авылы турында беренче мәгълүматлар Казан ханлыгы чорына караган чыганакларда ук очрый. Әлбәдән 1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязенә, ә 1930 елдан башлап Питрәч районының Күн авылы җирлегенә карый. 

Авыл халкы “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләрен, көннәрнең салкын булуына да карамастан, урамга чыгып көтеп тора иде. "Кайчандыр колхозы, терлек күплеге белән гөрләп торган авыл хәзер тынып калган, халкы да нык кимеде", – дип сөйләште җыелучылар үзара.  Авылда хәзер кибет юк, медпункт та даими эшләми. 

“Колхоз бетү белән тормыш тукталды”

Шушы авылда яшәүче Мария Купшинова Әлбәдән авылының төп проблемасы – колхоз бетү сәбәпле барлыкка килгән эшсезлек дип аңлатты. “Авыл җирлеге башлыгы барысын да күреп торды, әмма тормышны тотып торырылык хуҗа булмады. Бездә ничаклы сыер, тана, бозау бар иде. Ул кая киткәндер – 1-2 елда бернәрсә калдырмадылар”, – диде ул. 

Мария Купшинова

Мария Купшинова әйтүенчә дә, колхозларны, сыерларны бетерү белән клубның күңелле тормышы да туктап калган. “Колхоз таралу белән, клубны да бетерделәр. Мин бу авылда хат ташучы булып эшләдем. Клуб яныннан моннан бер көнне үткәндә бер тәрәзәсен алып киткән булалар, икенче көнне үткәндә бер ишеге юк иде. Өченче көнне икенче тәрәзәне алып китәләр иде. Аның завклубы, техничкасы, авыл җирлеге башлыгы да үз урынында эшләде. Сәркатибе дә, бухгалтериясе дә булды, торбасы да, кочегары да бар иде. Бикле торган клубны ничек бетергәннәрдер? Менә анысын хуҗалардан сорагыз”, – диде ул. 

"Яшьлек шушы клубта узды"

Хәзерге вакытта Әлбәдәндә яшәүче балалы гаиләләр булмаса да, җәйге каникул вакытында авылга балалар күп кайта. Шул сәбәпле, авыл халкы яңа клуб булдыру теләге белән йөри. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән Григорий Мураткин яңа клуб авылны саклап калачак дип белдерде. “Мин үзем шушы авылда тудым һәм үстем. Хәзер Казанда яшим, ләкин монда өй салып чыктым һәм без җәен Әлбәдәнгә кайтып торабыз. Җәй көне авылга бала-чагалар бик күп кайта. Аларга хәзер 8-9 яшь булыр. Күп тә үтмәс 14-15 яшь тә тулыр”, – ди Григорий Мураткин. 

Аның фикеренчә, шушы яшүсмерләр урамда эшсез чабып йөргәнче, Әлбәдәндәге яңа клубка килеп, анда бильярд, шахмат уйнап, җырлап-биеп күңел ачсалар, файдалырак.

“Клубның тарихына килгәндә, яшьлек шушында узды инде. Бөтен авыл яшьләре клубта чыгыш ясыйлар, бииләр, җырлыйлар; артистлар килеп концертлар куялар иде. Авыл халкы бик күп җыела торган иде”, – дип сөйләде Григорий Мураткин.

Хәзерге вакытта клубның бикле булуын ул илдәге икътисади үзгәрешләр белән бәйләде. “Бу бездә генә булган хәл түгел. Бер заман бу хәл бөтен җирдә башланды. Колхоз таралды, авылда эш булмады, кеше күпләп шәһәргә китә барды”, – диде Григорий Мураткин.

Григорий Мураткин

Авыл җирлеге башлыгы: “Клуб ачуның мәгънәсе бармы?”

Күн авыл җирлеге башлыгы Рифгать Баһавов әйтүенчә, хәзерге көндә Күн авылы җирлегенә Күн, Кызыл Яшьләр, Әлбәдән авыллары керә. Монда барлыгы 1015 кеше теркәлгән. Әлбәдән авылында 112 өй бар. Шуларның 79ында даими яшиләр, 33ендә бакчачылар яши. Рәсми рәвештә 75 кеше теркәлгән. Былтыр авылда баганалар утыртылып, электр челтәре яңартылган. “Авыл халкы су белән тәэмин ителгән, кыш көнне юлларны чистартып торабыз”, – диде ул.

Авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, Әлбәдән авылында яшьләр юк диярлек. "Безнең Күн авылында мәдәният йорты эшләп килә. Дискотекага районның бөтен авылларыннан яшьләр килә. Мәсәлән, Күн авылыннан 15 чакрым ераклыкта урнашкан Ленино-Кокушкино һәм 14 чакрым ераклыкта урнашкан Чыты авылы яшьләре. Күн авылы Әлбәдәннән ерак түгел, 7 чакрым гына һәм яшьләр булса да, алар шунда гына килеп йөрерләр иде", – ди ул. 

Күн авылы җирлеге башлыгы Рифгать Баһавов

“Бу авылда клуб ачуның мәгънәсе бармы икән? Авылда яшьләр юк. Кыш көне Әлбәдәндә теркәлгән 75 кешенең яңадан 25се генә кала. Башкалары шәһәргә китеп бара”, – диде ул.

Авыл халкы җирлек башлыгының бу сүзләренә кискен каршы чыкты. Григорий Мураткин Әлбәдән авылында соңгы елларда уңай үзгәрешләр булуын, ә инде клуб булмаган очракта бөтенләй алга китеш булмаячагын җиткерергә тырышты. "Менә шушы 1-2 ел эчендә авылда 20 дән артык яңа өй салынып килә. Авыл җәй көннәрендә гөрләп тора. Кышка гына әбиләр, бабайлар, берничә яшь гаилә кала. Ул гаиләләрнең балалары бар. Страус фермасы ачылды, шулай ук анда 50 баш сыер да асрыйлар”, – дип аңлатты ул.

Григорий Мураткин фикеренчә, өлкәннәр генә яшәгән авылны шул көенчә калдырсаң, ул, әлбәттә, юкка чыгачак. “Мин үзем турында уйламыйм. Мин киләчәк буынны кайгыртып эшлим бу эшләрне”, – дип аңлатты ул.

“Бу клуб кына түгел, ә күп фукция башкарган үзәк булырга тиеш”

Мария Купшина сөйләвенчә, элек клуб бинасында авыл өчен әһәмиятле барлык оешмалар диярлек урнашкан. “Клубның бер башындагы кәнсәләрдә сайлау уздыралар иде. Теге баштагы китапханәдә бик күп китаплар бар иде”, – диде ул.

Авыл халкы фикеренчә, клуб бинасы күп функцияләр башкара алырлык үзәк буларак ачыла ала, мәсәлән, анда кибет, медпунктны да урнаштырып була. 

2010 елдан Әлбәдән авылында Советлар Союзы герое, Брест ныгытмасының соңгы яклаучысы Петр Гавриловка багышланган музей эшләп килә. Авыл халкы аны авылның читендә урнаштыруны уйланып эшләнелмәгән дип саный. Клуб булса, ул музейны да авыл эченә күчереп булыр иде дип уйлыйлар.  

Авылда яшәүчеләр шушы клуб аша киләчәк буынга үзләренең мәдәни мирасларын: җырларны, гореф-гадәтләрне тапшырырга кирәк дип белдерде. “Авылга кайтканнар әбиләреннән, әниләреннән бу җырларны белә һәм аларга бу җырларны тапшырып калдыру кирәк. Яшьләр кайтсын, авыл гөрләп! Авылда кеше булса, менә бу тыкрыкларда тигәнәк үсми. Монда чирәм генә иде бит. Клуб торгызылса, ул кире чирәм булачак та”, – диде авылда яшәүче Анна Козлова. Җирлек башлыгы каршы килсә дә, яшьләргә тапшырасы мираслары барлыгын исбатларга теләп, алар керәшен халык җырын да башкарып күрсәттеләр. 

Әлбәдән авылы халкы җирлек башлыгына: “Йә, клубны яңадан торгызыгыз, йә, ишегез”, – дип белдерде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100