news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге каршындагы Табиблар клубы Ренат Акчуринны искә алды

Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге каршындагы Табиблар клубы Ренат Акчуринны искә алды
Фото: Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

Россия башкаласында күренекле кардиохирург, Россия Фәннәр академиясе академигы Ренат Акчуринны искә алдылар, аңа бу язда 80 яшь тулган булыр иде. Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында ул нигез салган Табиблар клубында катнашучылар Троекуров зиратына җыелды, дип хәбәр итә Тулы вәкаләтле вәкиллек матбугат хезмәте.

Мемориаль чарада шулай ук Акчуринның хезмәттәшләре, аның гаилә әгъзалары, ТР вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин катнашты. 2011 елда ул кардиохирург белән бергә Табиблар клубына нигез салучы буларак чыгыш ясаган иде.

Фото: Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

Әхмәтшин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, бу еллар эчендә Татарстанның медицина үзәкләре белән тәҗрибә уртаклашу һәм төбәк территориясендә яшь медицина кадрларын әзерләү белән бәйле күп эшләр башкарылган. Дәвалауда һәм пациентларның гомерләрен саклап калуда даими рәвештә ярдәм күрсәтелә, дип өстәде ул.

Россия Медицина хезмәткәре көнендә Ренат Акчуринны искә алырга Табиблар клубының яңа җитәкчесе – Россия Фәннәр академиясе академигы Рамил Хәбриев, медицина фәннәре докторлары Али Бекяшев, Ринат Богданов, Илгиз Гәрәев, Эльмира Минһаҗева, Ильверт Шәрипов, Рөстәм Хәсәнов һәм башка табиблар килгән иде.

«Ренат талантлы, акыллы табиблар, галимнәр белән аралашуы белән бәхетле иде. Ул бу эшкә үзенең көченең һәм җанының бер өлешен бирде. Хәзер эстафетаны Рамил Усман улы Хәбриев кабул итеп алды. Һәм бу эш дәвам итәчәк. Ренатны онытмаганыгыз өчен сезгә бик рәхмәтлемен», - дип мөрәҗәгать итте академикның тол хатыны Наталья Акчурина.

Фото: Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

Ренат Акчурин 2024 елның 6 октябрендә 78 яшендә вафат булды. Ул Россиянең легендар эшлеклеләренең берсе ( хирург-виртуоз, абруйлы галим, СССР һәм Россия Дәүләт премияләре лауреаты) иде. Аңа меңләгән пациент үз гомерләрен ышанып тапшырды. Алар арасында Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин да, гади гражданнар да бар иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot