news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Клишас һәм Захарова YouTube видеохостингының тиздән ябылуы турында әйтте

Сенатор Андрей Клишас YouTube видеохостингының Россиядә тиздән ябылуы турында белдерде. Россиянең Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова да шул ук фикердә.

«YouTube безнең илдә законсыз дип танылу өчен ышанычлы адымнар белән бара», - дип язган үзенең телеграммасында Клишас. Хостинг «Дума ТВ» - Дәүләт Думасының рәсми каналын ябарга карар кылган. Клишас әлеге карарга нисбәттә шундый фикерен әйтте.

Бу карарга карата Мария Захарова да фикерен белдерде:

«Күрәсең, YouTube үзенә хөкем карарын имзалаган. Контентларыгызны Россия платформаларына күчереп саклагыз. Һәм тизрәк», - дигән ул.

24 февраль иртәсендә РФ Президенты Владимир Путин Украина территориясендә хәрби махсус операция башлану турында игълан итте. АКШ, Европа һәм Азиянең кайбер илләре моңа карата санкцияләр һәм башка чикләүләр белән каршы килүен белдерде. Компанияләр Россиядән китә башлады, ә социаль челтәрләр Россия хакимияте рәсми органнарының аккаунтларын яба башлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100