news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Климатолог җылы кыштан соң җәй уртача эсселектә булачак дип фаразлый

Кышның карсыз булуы аркасында туфракта дым җитмәскә мөмкин.

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Россиядә аномаль җылы кыштан соң җәй уртача эсселектә булачак дип фаразлады Воейков исемендәге Баш геофизика обсерваториясе хезмәткәре Андрей Киселев. Бу хакта Ura.ru сайтында сылтама белән «Известия» яза.

«Мөгаен, табигать уртача температураларның сикереше зур булмасын өчен, ситуацияне бераз тигезләргә тырышыр», — дип аңлатты климатолог. Аның сүзләренә караганда, әгәр температура кышын артык югары булса, җәен ул уртача яки уртачадан түбәнрәк булачак.

Бу закончалыкны күпьеллык күзәтүләр дә раслый, диде Киселев.

Моннан тыш кышның карсыз булуы аркасында туфракта дым да җитмәскә мөмкин. Бу авыл хуҗалыгы өчен зыянлы булачак, дип кисәтте климатолог.

news_right_1
news_right_2
news_bot