news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Климатолог Татарстанда карбыз һәм мандарин үстерә башлау өчен шартлар барлыгын әйтте

Климатолог Татарстанда карбыз һәм мандарин үстерә башлау өчен шартлар барлыгын әйтте
Фото: © «Татар-информ» архивыннан

Температура фонының күтәрелүе республиканың авыл хуҗалыгы һәм башка тармакларына йогынты ясарга мөмкин. Әгәр моңа тиешле игътибар бирсәң, Татарстанда чыннан да карбыз һәм мандарин үстерә башларга мөмкиннәр. КФУның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев «Татарстан-24» телеканалына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Әмма шул ягы да бар – бездә җылырак булган саен, корылык та арта. Бер яктан, без үзебез өчен кирәкле җылыны алабыз, әмма икенче яктан тиешле дымны алып җиткермәү ихтималы да бар, быел нәкъ шулай булды да», – дип өстәде белгеч.

Аның фикеренчә, яңа культуралар үстерә башлаганчы орлыкларның да, хуҗалыкларның да җайлашуы таләп ителә. Мисал өчен, аграрийларга культураларга су сибү яки ясалма сугаруны оештырырга, үсемлекләрнең корылыкка чыдам сортларын булдырырга туры киләчәк.

Әгәр шуны эшли алсак, «без климатның мондый үзгәрешендә отачакбыз гына», дип искәртте Әүһәдиев.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанның аграр тармагы һәм башка өлкәләре температура фонының күтәрелүен исәпкә алып юнәлешләрен үзгәртергә керешкән инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100