news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Климатолог Россиядә «браклы» кыш турында кисәтте

Климатолог Россиядә «браклы» кыш турында кисәтте
Фото: © "Татар-информ"

Быел кыш «браклы» булачак һәм «рус кышы» статусына туры килмәячәк. Эль-Ниньо феномены аркасында температура климат нормасыннан югарырак, ә һава торышы бик тынычсыз булачак. Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковецка сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Испан теленнән — малай, бала,— дип аңлата ул терминның килеп чыгышын. — Ул — Тын океанның экватор өлешендә суның өске катламындагы температура тирбәлеше. Ул планетаның һава торышына сизелерлек йогынты ясый. Бу очракта төньяк-көнбатыштан атлантик циклонның кабатлануы арта. 60 проценттан күбрәк очракта — 1-2 атнага кадәр дәвам иткән серияләр белән».

Синоптик кисәткәнчә, декабрьдә температура нормадан 1-2 градуска югарырак булачак. Гыйнварда аномалия 3-4 градуска, ә февральдә 4-5 градуска кадәр арта. Әгәр кышның беренче ике аенда явым-төшем нормада булса, февраль бик карлы көтелә — явым-төшем тиешле күләмнең 20-40 проценты кадәр булачак.

«Кыска вакытлы салкыннар озакка сузылган эретүләр, куркыныч бозлы яңгыр һәм тайгак аяк асты белән алмашачак. Кышның «нервлылыгы» тыгыз кар катламы барлыкка килүгә китерә, ул исә тизрәк эри. Башлангыч фаразларга караганда, яз климат вакытыннан алда киләчәк», — ди Тишковец.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100