Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Климатолог быел кышның Татарстанга ни өчен ашыкмавын аңлатты
Быел кыш килүнең тоткарлануы климатның глобаль үзгәрешләренә бәйле. Бу хакта климатолог Юрий Переведенцев сөйләде, дип яза «Челнинские известия» газетасы.
Күпьеллык күзәтүләргә караганда, республика территориясендә 19-22 ноябрь көннәрендә тотрыклы кар капламы ята. Әмма хәзер атлантик циклон төбәккә климатик нормадан 6-7 градуска артык температура алып килде.
География фәннәре докторы аңлатканча, 2026 ел – җирдә метеокүзәтүләр тарихында иң җылы ел. Шул ук вакытта Россиядә глобаль җылыну тулаем планетага караганда ике тапкырга тизрәк бара, һәм ил территориясендә кышкы период кыскара бара, диде ул.
«Хәзер бездә кыш алды, температура фоны нуль билгесе аша уза. Уртача тәүлеклек температура хәзер -3,5 градус булырга тиеш, әмма көндез бездә әле плюс күрсәткечлә. <...> Бу атна әле җылы булачак, чөнки циклон зур территорияне алып тора, ләкин яңгыр һәм кар явып торачак», – дип билгеләде Переведенцев.
Моннан тыш, климатолог хәзер Тын океанда үсә торган Эль-Ниньо күренешен искә төшерде, ул планетаның төрле төбәкләрендәге атмосфера циркуляциясенә һәм һава шартларына йогынты ясый.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз