news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Клайпеда татарлары «Сандугач» бәйрәмен үткәрде

Клайпеда татарлары «Сандугач» бәйрәмен үткәрде

(Клайпеда, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Лилия Алимова). Литваның Клайпеда шәһәрендә әле күптән түгел генә оешкан «Нур» татар җәмгыяте «Сандугач» дип исемләнгән җыр бәйрәме үткәрде.

“Нур” җәмгыяте рәсми рәвештә үткән елның август аенда оешты һәм үз тирәсенә кырыктан артык милләттәшебезне берләштерде. Анда милләтебез язмышына, аның мәдәнияте, теле һәм гореф-гадәтләренә битараф булмаган төрле яшьтәге һөнәр ияләре теркәлгән. Җәмгыятьне милләттәшебез Флюр Шәрипов җитәкли.

“Сандугач” бәйрәме М.Горький исемендәге урта мәктәпнең актлар залында Россия Федерациясенең Литвадагы Генераль консуллыгы ярдәме белән үтте. Бәйрәмгә республиканың Вильнюс, Каунас, Паневежис һәм Висагинас шәһәрләренең татар җәмгыятьләре вәкилләре дә килгән иде. Рәсми кунаклар арасында РФнең Литвадагы Генераль консулы Кирилл Тилябаев, Клайпеданың вице-мэры Ричардас Зажецкис, Латвиянең татар-башкорт мәдәни үзәге рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Зөфәр Зәйнуллин да бар иде.

Бәйрәмне Каунас мәчете имамы Ромас Якубаускас Коръән укып башлап җибәрде. Җыр бәйрәменең төп өлешен Висагинас шәһәренең “Мирас” ансамбле чыгышы алып торды. Анда халык җырлары белән беррәттән, татар композиторларының заманча җырлары да башкарылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100