news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Клава Кока Казанда яңа цифрлы чынбарлык фестивалендә бер сәгать чыгыш ясаячак

30 августта Казанның Меңьеллык паркында TatarstanFuture яңа цифрлы чынбарлык фестивале узачак. Вакыйганың хедлайнеры җырчы Клава Кока булачак. 

Җырчыдан тыш, мәйданчык кунакларын мультимедиа тамашасы, диджейлар һәм «Оммаж» музыкаль төркеме чыгышлары, VR-перфоманс, Татарстан командаларыннан косплей-фильм, күргәзмәләр һәм бию батллары көтә. Шулай ук фестиваль кунаклары блогер Влад Кобяков белән аралаша алачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Аннары тамашачыларга цифрлы чынбарлыкка багышланган лазер тамашасы тәкъдим итәчәкләр. Ул Клава Коканың 20.15 сәгатьтә башланачак бер сәгатьлек концертының бер өлеше булачак.

Чарага теләге булган һәр кеше килә ала - моның өчен билет та, алдан теркәлү дә кирәк булмаячак. Фестиваль 11.00 сәгатьтә башлана һәм 21.30 сәгатьтә тәмамлана.

Яңа цифрлы чынбарлык фестивале Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында уздырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot