news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Клаус Роландны Педро Альба алмаштыра
Булачак вәкил Россия белән танышуны, үзенең остазы Клаус Роланд үрнәгендә Татарстаннан башларга булган
Скопировать ссылку
(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бөтендөнья банкының Россия буенча директоры, банкның Мәскәүдәге даими вәкиле Клаус Роланд якын араларда Россиядән китә. Тагын 10 көннән ул әлеге халыкара оешманың Кытайдагы вәкиле вазифасына керешәчәк. Аны Россиядә Педро Альба – моңарчы Бөтендөнья банкының Аргентина, Чили, Парагвай һәм Уругвайдагы вәкиллеге җитәкчесе алмаштырачак. Ул бу вазифага 15 марттан керешәчәк. Булачак вәкил Россия белән танышуны, үзенең остазы Клаус Роланд үрнәгендә Татарстаннан башларга булган. Шушы еллар эчендә Татарстанның якын дустына әйләнгән Клаус Роландның исә бу сәфәре республика белән саубуллашуы. БМО ның махсус учреждениеләрен берләштергән әлеге халыкара оешманың Россиядәге элекке һәм булачак вәкилләрен бүген Кремльдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев кабул итте.
1944 елда нигез салынган һәм штаб-фатиры Вашингтонда урнашкан Бөтендөнья банкы гади мәгънәдәге финанс учреждениесе генә түгел. Ул Халыкара реконструкция һәм үсеш банкын, Халыкара үсеш ассоциациясен, Халыкара финанс корпорациясен, Инвестиция гарантияләре буенча күп яклы агентлыкны, Инвестиция бәхәсләрен җайга салу буенча халыкара үзәкне берләштерә. Аның төп вазифасы җирле проектлар үсешенә ярдәм итү, төрле илләргә һәр яклы эксперт, проект ярдәме күрсәтү.
Россия Бөтендөнья банкында 1992 елдан бирле әгъза булып тора. Татарстан һәм аның башкаласы Казанны Бөтендөнья банкы төркеме, аерым алганда, Бөтендөнья реконструкция һәм үсеш банкы белән күп еллык эш тәҗрибәсе бәйли. Хезмәттәшлеккә моннан 10 ел элек нигез салынган иде. Ул чагында Казан үзәгендә инженерлык челтәрләре төзелешенә банктан займнар җәлеп ителде. Шушы вакыт эчендә республикада әлеге банк катнашында шактый проектлар гамәлгә ашырылды. Медицина җиһазлары, мәшгульлек һәм социаль яклау хезмәтләренә кагылышлы проектлар, шәһәрне җылылык белән тәэмин итү, җир кадастры, дәүләт теркәве системасын үстерү, муниципаль дәрәҗәдә адреслы пособиеләр бирү тәҗрибәсен өйрәнү проектлары шундыйлардан. 2006 елда Бөтендөнья реконструкция һәм үсеш банкы Казанның муниципаль үсеше проектын гамәлгә ашыруны тәмамлады. Моннан 4 ел элек Бөтендөнья банкы башкаручы директорлары советы делегациясенең Татарстанга сәфәре вакытында Бөтендөнья реконструкция һәм үсеш банкы белән республика арасында хезмәттәшлек буенча Меморандум имзаланган иде. Аны гамәлгә ашыру кысаларында, 2007 елда әлеге банк белән Казан Башкарма комитеты “Казан шәһәрендә югары белем системасын үстерү” проектын гамәлгә ашыруга кереште. Аның максаты- республиканың әйдәп баручы вузларын Россиянең югары белем өлкәсендә лидерлар сафына чыгару, югары белемне республиканың инновацияле үсешендә мөһим фактор буларак үзгәртү. 2007 елда Казанда Бөтендөнья реконструкция һәм үсеш банкы ярдәмендә ТР үсеше өчен инновация проектлары ярминкәсе уздырылды.
Хәзерге вакытта республикада Бөтендөнья банкы белән берлектә югары белем өлкәсендәге проекттан тыш, “ТР муниципаль бизнес-картасы”,“ТР да инвестицияләр һәм эшмәкәрлек үсешендә административ киртәләргә комплекслы бәя” кебек проектлар гамәлгә ашырыла. Бөтендөнья банкы белән моңа кадәр тупланган уңай хезмәттәшлек тәҗрибәсен ныгыту максатыннан, 2015 елга кадәр Татарстан белән Бөтендөнья реконструкция һәм үсеш банкы арасында стратегик партнерлык турындагы Меморандум эшләнде. Ул узган елның җәендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев белән Бөтендөнья банкының Россиядәге директоры Клаус Роланд тарафыннан имзаланды. Ул, аерым алганда, республикада гомуми һәм урта белем бирү системасының үсеше, авыл муниципалитетлары өчен җирле инициативаларны яклаган программалар эшләп, гамәлгә кертү, дәүләт идарәсе системасын камилләштерү, нәтиҗәле социаль ярдәм программаларын ныгыту, икътисади үсешкә ярдәм итү һ.б. юнәлекшләрне эченә ала.
Бөтендөнья банкының Россиядәге вәкиллегенең булачак җитәкчесе Педро Альба бүгенге очрашудан соң республика белән банк арасында моңа кадәр салынган нәтиҗәле хезмәттәшлек багланышларын уңышлы дәвам итәчәген ышандырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot